«Курантлар тавышы астында дөнья тирәли»: уен-сәяхәт (6+)

17 декабрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Яшь китап сөючеләр» ял көне клубы әгъзалары өчен, «Курантлар тавышы астында дөнья тирәли» дигән уен-сәяхәт уздырды.

Под бой курантов
1
2
3

Чарада катнашучылар Яңа ел бәйрәме, яңа ел чыршысы, чыршы уенчыклары, котлау открыткаларының килеп чыгу тарихы һәм, әлбәттә, бәйрәмнең төп геройлары – Кыш Бабай һәм Кар Кызы турында төрле кызыклы вакыйгалар белән танышты. «Кар патшалыгында, суыклар дәүләтендә» дигән матур рәсемле китап күргәзмәсендә кыш турында китаплар, хикәяләр, шигырьләр тәкъдим ителде. Балалар төрле илләрдә Яңа ел гореф-гадәтләренең һәм йолаларының күптөрлелеге турында белде, «Кар бөртекләре», «Кар бабай» дигән күңелле бәйгеләрдә һәм кышкы әкиятләр буенча «Яңа ел кызыклары» викторинасында катнашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: